Иртәгә, 15 августта, 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе алкоголь продукциясен җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә федераль канундагы үзгәрешләргә багышланачак.
Матбугат конференциясендә журналистларның сорауларына Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов җавап бирәчәк.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.
Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.