Урып-җыю кампаниясен иң яхшы яктырткан журналистларны бүләкләячәкләр

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада урып-җыю кампаниясен иң яхшы яктырткан журналистлар арасында бәйге игълан итә. Анда республика һәм район мәгълүмат чараларында эшләүчеләр катнашырга хокуклы, диелә министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бәйге алдынгы районнарның тәҗрибәсен башкаларга да күрсәтү, урып-җыю кампаниясе лидерларына карата игътибарны арттыру максатыннан уздырыла. 
Конкурска радио, телевидение һәм басма матбугат, электрон матбугат чараларында 2 августтан 30 сентябрьгә кадәр дөнья күргән материаллар кабул ителәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International