«Шәһри Казан» газетасы Татарстанның архив хезмәте белән берлектә «Минем гаиләмдәге иң борынгы басма» дигән конкурс башлап җибәрде.
Бәйгегә материаллар 2017 елның 17 июленнән 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Конкурсның нигезләмәсе буенча, җиңүчелләрне жюри әгъзалары билгели. Бәйгенең тагын бер - «тамашачы мәхәббәте» дигән номинациясендә җиңүчене исә сайтта тавыш бирү юлы белән сайлыйбыз. Тавыш бирү 15 октябрьдә башлана.