“Татар әдәбияты үзәге” сайты китап укучыларны арттырачак – Илдар Сәгъдәтшин

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

“Татарстан китап нәшриятында бастырылган китаплар электрон форматта сайтка эленәчәк. Искәрмәләр булып, авторның китапны интернетка куярга теләмәү очраклары гына булачак”. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының VI сьезды матбугат үзәгендә “Татар әдәбияты үзәге” сайтын тәкъдим итү чарасында Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте. 

Татар әдәбияты сайты - заман таләпләренә туры китерелгән өч телдәге электрон портал. Татарстан Республикасы Фәннәр  академиясе белән берлектә сайтны латин алфавитында да куллану мөмкинчелеге карала.

Сайт 2016 елның июль аеннан бирле эшләп килә. Кулланучылар сайткаwww.tatkniga.ru сылтамасы аша күчә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International