Яшел Үзәннән Константин Исаев: "Татар язучылары янында татарча аңлый башлыйсың икән"

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Татарча өйрәнү өчен татар язучылары белән бергә бер мәҗлестә булырга кирәк. “Фәйзуллин йөзүләре”ндәкатнашкан Яшел Үзән районның берләштерелгән китапханәләр системасы директоры Константин Исаев шундый фикер белдерде. “Мин биредә – татар язучылары арасында үземнең татарча аңлавымны аңладым”, – диде ул.

Константин Исаев бүген “Фәйзуллин йөзүләре”ндә Яшел Үзән районы хакимияте вәкиле буларак катнашты һәм татар язучылары белән бергә кыска дистанциядә дә, озын дистанциядә дә йөзгән бердәнбер кеше булды.

Константин татар язучыларының традицион бәйрәм өчен әлеге район җирлеген сайлавына горурлануын белдерде: “Бу күлнең суы баллы чәй кебек икән, шуңа шушы күл сайлангандыр”, – дип, татарларның чәй яратуына ишарәләде.

"Фәйзуллин йөзүләре" – сәнгать әһелләренең спорт белән әдәбият һәм сәнгатьне берләштергән рәсми булмаган очрашулары. Төп оештыручысы һәм идея авторы – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте киңәшчесе Равил Фәйзуллин. Равил Фәйзуллинның беренче рәсми йөзүләре 1980 елда башланган.

Киләчәктә “Фәйзуллин йөзүләре” Татарстан язучылар берлеге белән Яшел Үзән хакимияте оештыра торган рәсми чара булырга мөмкин
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International