Татарстан халкының 98 проценты август аеннан җирле яңалыкларны РТРС-1 цифрлы канал пакеты аша карый алачак, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га республиканың Россия телевидение һәм радиотапшыру челтәрендә (РТРС). "Татарстан ДТРК" төбәк яңалыклары "Россия 1" һәм "Россия 24" каналларында трансляцияләнәчәк.
Хәзерге вакытта Татарстандагы Россия телевидение һәм радиотапшыру челтәренең белгечләре өстәмә җиһазны сыный. Ул төбәк контентын тапшырырга мөмкинлек бирергә тиеш. Хәбәр ителгәнчә, кирәкле җиһазларны монтажлау эшләре республиканың һәр 87 ретрансляторында да тәмамланган инде.