Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентка аккредитация узган журналистларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
“Ачык һәм оператив булганыгыз, Татарстан Республикасы үсеше бәрабәренә бергәләп башкарган эшләребез өчен сезгә рәхмәтемне җиткерәм. Безнең максатыбыз - республика тормышының барлык өлкәләрен закон белән ныгыту”, - диде ул.
Сүз уңаеннан, бүген парламент депутатлары язгы сессияне япты. 30 нчы утырышта 83 депутат катнашты, барлыгы 30 дан артык мәсьәлә каралды.