Камил хәзрәт Сәмигуллин “#Язылу бүләк ит” акциясенә кушылды

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “#Язылу бүләк ит” акциясенә кушылды. Республиканың дини лидеры "Мәдәни җомга" газетасына Диния нәзарәтен, "Тынычлык" мәчетен, "Мөхәммәдия" һәм “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәләрен, шулай ук Казан ислам көллиятен яздырды.

"Мин, гомумән, нәкъ менә басма матбугат яклы. Китапны электрон формата кабул итә алмыйм. Миңа турыдан-туры аралашу мөһим. Безнең галимнәр "йөрәктән йөрәккә юл һәрчак бар", диләр. Турыдан-туры аралашу мөһим, китап та, үзенә күрә, синең әңгәмәдәшең булып тора. Ул тере. Мин күптән түгел генә бер тикшеренү турында укыдым, анда ире һәм хатыны китап укырга яраткан гаиләләрдә аерылышу проценты бик кечкенә диелгән, чөнки алар сөйләшә һәм сөйли белә, гаджетта утырмый", – диде Камил Сәмигуллин.

АО "Татмедиа" өченче язылу сезоны үткәрә. Әлеге проект кысаларында дәүләт хакимияте вәкилләре, җәмәгать институтлары Татарстан газета-журналларын үз туганнарына, якыннарына, хезмәттәшләренә яздыра. Шулай ук хәйрия максатыннан, сугыш ветераннары, балалар һәм картлар йортлары, башка социаль оешмалар читтә калмый.

Быелның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе 29 июньдә тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International