Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татмедиа акцонерлык җәмгыяте уздырган «Матбугатка язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылды. Ул шәхси акчасы хисабына өлкәннәр һәм инвалидлар яшәгән 26 интернат йортка рус һәм татар телендә «Татарстан» журналын яздырды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Искәртеп узыйк, «Матбугатка язылу бүләк ит» акциясе Татарстанда «ТАТМЕДИА» тәкъдиме белән өченче сезон уздырыла. Проект кысаларында «ТАТМЕДИА» туганнар һәм якыннарга, хезмәттәшләргә, шулай ук хәйрия максатыннан сугыш ветераннарына, балалар һәм өлкәннәр йортына, башка социаль оешмаларга газета һәм журналлар яздыруны бүләк итәргә чакыра.
Акциянең беренче көненнән балалар йортларын һәм социаль оешмаларны матбугатка яздыруга республика Дәүләт советы депутатлары, Россия Дәүләт Думасы депутатлары, район башлыклары, шәһәр мэрлары, министрлар, идарә җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар һәм халык артистлары актив рәвештә кушылган. Шул уңайдан «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте проектның барлык катнашучыларына рәхмәт белдерә.
«Татмедиа» оешмасының генераль директоры Андрей Кузьмин хәбәр иткәнчә, республикада 2017 елның икенче яртысына матбугатка язылу кампаниясе төгәлләнә. «Кәгазь матбугат кирәкме дигән бәхәсләр чыгып торса да, элеккечә гезета-журналлар дөнья күрә һәм укучыларын шатландыра. «Матбугатка язылу бүләк ит акциясе» кысаларында без хәйриячелекккә басым ясадык. Искәртеп узам, язылу кампаниясе июнь ахырына кадәр дәвам итә, димәк әле аңа кушылырга вакыт бар», - дип белдерде Андрей Кузьмин.