“Шәһри Казан” газетасын Шамил Яһудин ярдәме белән Яңа Чишмә, Аксубай, Норлат, Чистай районнарындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортлары, ветераннар, мохтаҗ гаиләләр алачак. Ирек Салиховның бүләге - “Шәһри Казан” газетасы ярты ел буе Актаныш, Баулы, Ютазы, Минзәлә, районнарындагы картлар һәм инвалидлар йортлары, үсмерләр приюты, реабилитация үзәкләренә киләчәк.
Дмитрий Самаренкин “Казан” агросәнәгать паркы адресына күпләп альтернатив подписка эшләде. Марат Садыйков Казанның 7 шәһәр хастаханәсенә күпләп килә торган альтернатив подписка рәсмиләштерде.
“Шәһри Казан” газетасына шулай ук Ринат Гайзатуллин, Светлана Захарова, Альберт Мөхәммәтшин, Артур Габделҗанов, Ринат Мистахов яздырдылар.