Республика балалар клиник хастаханәсендә массакүләм мәгълүмат чараларына яздыру узды

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Бүген Республика клиник балалар хастаханәсенең китапханә-мәгълүмат үзәгендә 2017 елның икенче яртыеллыгына "Татмедиа" җәмгыяте массакүләм мәгълүмат чараларына яздыру чарасы узды. Хастаханә хезмәткәрләре ветеран остазларын һәм якыннарын үзләре теләгән матбугат басмаларына яздырды. Чарада “Татарстан почтасы” вәкилләре катнашты.

Башта хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев коллективы белән кыскача таныштырып чыкты. Чарага журналистлар да чакырылган иде. Берочтан алар өчен төрле бүлекләр буенча пресс-тур оештырылды. Без хастаханәдә вакытта, берничә басмага 35 кеше язылган иде. Бүген “Казанские ведомости”, “Вечерняя Казань”, “Шәһри Казан”, “Республика Татарстан” газеталарына, “Салават күпере”, “Татарстан” журналларына язылырга мөмкин иде. Башка басмаларга язылырга теләге булганнарга, шулай ук, андый мөмкинлек тудырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International