Конфедерацияләр Кубогы журналистлары Казанда борынгы рус язуы һәм гарәп бизәгенә өйрәнде

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Теркәлмәгән журналистлар өчен матбугат үзәгендә Казанга Конфедерацияләр Кубогы уеннарын матбугатта яктырытыр өчен килгән журналистларга борынгы рус каллиграфиясе һәм гарәп бизәге төшерү буенча ике мастер-класс уздырдылар.  Гадәти булмаган дәресләр Казан Кремле белән таныштыру мәйданы оештырган интерактив туристлык күргәзмәсе кысаларында үткәрелде.

Һәр катнашучы үз исемен гарәп бизәкләре белән язды һәм борынгы рус каллиграфиясендә дә үз көчен сынап карый алды. Шулай ук кунакларга Казан Кремленең үзенчәлекләре турында һәм монда үткәрелә торган экскурсияләр хакында да сөйләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International