Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев хастаханәне "Казанские ведомости" газетасына, "Сөембикә", һәм "Салават күпере" журналларына яздырды.
"Без бу басмаларны кызыклы дип уйлыйбыз, газета республика вакыйгаларын тиз арада халыкка җиткерә. Аналитик материалларны уку күңелле. Без 19 июньдә хастаханә базасында, республика басмаларына безнең пациентлар, дуслар, туганнар, ветераннар языла алсын өчен акция оештырачакбыз", - дип җиткерде Рафаэль Шәвәлиев.
АҖ "Татмедиа"ның "Язылу бүләк ит" акциясе беренче ел гына уздырылмый. Анда теләгән һәркем катнаша һәм бүләккә язылу терки ала. Узган елларда акциядә, Татарстан Республикасы симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Слакдовский, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов һәм башка танылган дәүләт, җәмәгать, мәдәният эшлеклеләре катнашкан иде.