Илдар Мөхәммәтов "Язылу бүләк ит" акциясендә катнашты

2017 елның 9 июне, җомга

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов традициягә әверелгән "Язылу бүләк ит" акциясендә катнашты. Министр урынбасары Кукмарадагы үзе белем алган мәктәпне "Сөембикә" журналына яздырды.

"Татмедиа" җәмгыятенең традицион "Язылу бүләк ит" акциясе беренче ел гына узмый. Анда теләгән һәркем катнаша һәм бүләккә газета-журналларга яздыра ала. Узган елларда акциядә Татарстан республикасы симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов һәм башка танылган дәүләт, җәмәгать, мәдәният эшлеклеләре катнашкан иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International