Марат Бариев "Язылу бүләк ит" акциясенә кушылды

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Югары Ослан районының картлар йортында яшүчеләрне һәм таныш пенсионерларын "Сөембикә" журналына һәм башка басмаларга яздырды.

"Язылуның бер өлешен мин таныш пенсионерларга һәм шулай ук  республика рйоннарында яшәүче туганнарыма теркәдем. Мин аларны "Сөембикә" журналына яздырдым", - дип белдерде парламентарий.

Шулай ук ул Югары Осландагы картлар йортында яшәүчеләргә шул ук журналга һәм  "Татмедиа" АҖнең рус телендә чыга торган башка кайбер журналларына язылу буләк итте. "Якын кешеләрем күптәннән бу оешма белән хезмәттәшлек итә, шуңа күрә мин дә аларга кушылырга булдым", - дип аңлатты Марат Бариев.

"Татмедиа" АҖнең "Язылу бүләк ит" акциясе берничә ел дәвам итә, монда теләгән һәркем катнаша һәм бүләккә газета-журналларга язылу рәсмиләштерә  ала. Узган елларда акциядә  Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский, Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов һәм башка танылган дәүләт, җәмәгать, мәдәният эшлеклеләре катнашкан иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International