Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» китабы «Большая книга» премиясе финалчысы

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

«Большая книга» әдәби премиясенең финалчылар исемлегендә татар язучысы Шамил Идиатуллин да бар. Әдәби премиягә аның тәкъдим ителә.

Ун автордан торган исемлек бүген генә игълан ителде. Исемлектә Игорь Малышев, Лев Данилкин, Виктор Пелевин, Алексей Слаповский, Сергей Самсонов, Михаил Гиголашвили, Сергей Шаргунов,Алексей Сальников һәм Андрей Рубанов та бар.

Премия лауреатлары 30 ноябрьдә билгеле булачак.

«Большая книга» – Россиянең эре милли әдәби премиясе. Беренче премиянең призы – 3 миллион, икенче урынга – 1,5 миллион, ә өченче урынга 1 миллион сум каралган.

Искәртеп үтәбез, 2015 елда Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы әлеге әдәби премия лауреаты булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International