3-6 июнь көннәрендә Мәскәүдә “Кызыл мәйдан” (“Красная площадь”) китап фестивале уздырылачак. Башкала үзәгендә быел ул өченче тапкыр үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан китап нәшрияте матбугат хезмәте.
Фестиваль А.С Пушкинның туган көненә һәм Рус теле көненә туры китереп үткәрелә. Бу көннәрдә Василий Блаженный соборыннан алып, Тарих музеена кадәр булган мәйданда төрледән-төрле китаплар белән танышып булачак.
Язучылар, нәшрият әгъзалары, актерлар, музыкантлар, китап укучыларны берләштергән чарада Татарстан китап нәшрияты дә катнаша. Биредә 300 төрдән артык 1700 ләп китап укучыларга тәкъдим ителәчәк. Алар арасында матур әдәбият, балалар әдәбияты, сүзлекләр, белешмәлекләр, сувернирлар, альбомнар һ.б. басма продукцияне күрергә була.
Татарстан китап нәшрияты стенды белән “Россия төбәкләре” павильонында танышырга мөмкин.
Фестиваль кысаларында, 5 июнь көнне нәшрият “Стили и формы татарской архитектуры Казани” басмасын тәкъдим итәчәк.