Татарстан китап нәшриятының ике басмасы - “2016 елның иң яхшы китабы" исемлегендә

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Татарстан китап нәшриятының берьюлы ике китабы “2016 елның иң яхшы китаплары” бәйгесе шорт-исемлегенә кергән. Бу хакта нәшриятның баш мөхәррир урынбасары Венера Аббязова хәбәр итте.

Венера Аббязованың әйтүенчә, “Сәнгать, фотобасма буенча иң яхшы китап” номинациясе исемлегендә Владимир Курашов төзегән “Шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗатында Иске Казан “(107 шагыйрь һәм 57 рәссам) бизәкле басмасы урын алган.

“Россия төбәкләре турында иң яхшы китап” номинациясе исемлегендә Нияз Халит һәм Наилә Әлменова-Халитның “1920– 1960еллар башында Казанның татар архитектурасы стильләре һәм формалары” хезмәте бар.

“Һәр китап үзенчә уникаль. Беренче китап эчтәлеге ягыннан дөнья халкы мәдәнияте белән кызыксынучы чит ил укучысы өчен дә кызыклы. Икенче китапта беренче тапкыр һәм яңа материалда Казанның татар архитектурасы стильләре турында җиткерелә. Әлеге китапларны дөньяга чыгаруга кагылышы булган һәркемгә рәхмәтлебез”, - диелгән Татарстан китап нәшрияты вәкиле хәбәрендә.

Җиңүчеләр Мәскәүдә – 3-6 июньдә уздырылачак “Кызыл мәйдан” китап фестивалендә бүләкләнәчәк. Татарстан китап нәшрияты стендында 300 гә якын исемдәге, барлыгы 1700 данәдән артык китап урын алачак. Алар арасында әдәби һәм балалар китаплары, уку әсбаплары, сүзлекләр һәм белешмәлекләр, альбомнар һәм башка төрле басмалар бар.

Татарстан китап нәшрияты стенды “Россия төбәкләре” дигән 17 нче павильонда урын алачак. Китап фестивале кысаларында Н.Халитов һәм Н.Әлменова-Халитның “Казан татар архитектурасы стильләре һәм формалары” автор проектын тәкъдим итү оештырыла. Презентация 5 июньдә 12 сәгатьтә башлана.

Нәшрият хезмәткәре әлеге китапларга ихтыяҗның зур булуын хәбәр итте. "Китапларны хәзерге вакытта нәшриятның үз кибетләреннән, шулай ук махсус сайтлар аша да алырга була", - диде Венера ханым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International