"Татар-информ" журналистлары "Татмедиа" агентлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Бүген "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов Татарстан республикасы гаммәви мәгълүмат чараларында күпьеллык нәтиҗәле хезмәт куйган һәм Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны, шулай ук башка чараларны актив яктырткан журналистларга Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры урынбасары, татар редакциясенең баш редакторы Рәмис Латыйпов һәм корреспондентлар Лилия Локманова (Хәсәнова) белән Гөлнар Гарифуллина да бар. Моннан тыш, Мактау грамотасын "Татар-информ"ның реклама бүлеге баш менеджеры Наил Селиванов, Рәхмәт хатларын рус редакциясе корреспондентлары Александр Елисеев, Надежда Гордеева, sntat.ru хәбәрчесе Наталья Рыбакова алды.

Барлыгы Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларында эшләүче 31 хезмәткәр бүләкләнде, алар арасында басма мәгълүмат чараларында эшләүчеләр һәм "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре бар. "Эшчәнлегегез өчен рәхмәт җиткерү мөмкинлеге туганга мин бик шат, хезмәтләрен нәтиҗәле башкаручы профессионаллар белән эшләвемә мин бәхетле", - диде Айрат Зарипов. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International