Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» китабы яңадан нәшер ителде

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан китап нәшриятыннан алынган мәгълүматларга караганда, яңа басманың бер өлеше республика китапханәләренә тапшырылса, икенче өлеше исә сатуга чыгарылачак. Татар әдибенең әлеге популяр әсәре Татарстан китап нәшриятында берничә мәртәбә нәшер ителде. «Тапшырылмаган хатлар» ның татар һәм рус телләрендәге вариантларын китап кибетләрендә дә, www.tatkniga.ru сылтамасы буенча Татар әдәбияты үзәгендә дә алып укырга мөмкин булачак.


Узган ел  “Яңа гасыр” телеканалы Гадел Кутуйның әлеге әсәре буенча  фильм төшерде. Әлеге фильм татар тамашачысында зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International