Язучы, “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөдире Камил Кәримов төрки дөнья язучылары һәм шагыйрьләре очрашуында катнашу өчен бүген Казахстанга очты. Очрашу ТЮРКСОЙ тарафыннан Төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип билгеләнгән борынгы Төркистан шәһәрендә була һәм анда төрки илләрнең олпат язучылары катнаша.
Камил Кәримов “Татар-информ” хәбәрчесенә үзенең бу очрашуда төрки дөнья язучылары алдында 2016 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Игезәкләр йолдызлыгы” китабын тәкъдим итәчәген әйтте.
"Татар-информ" МА материаллары буенча