Татарстан Президенты кулыннан Дәүләт бүләге билгесен кабул итеп алган язучы Мәдинә Маликова үзенең беренче китабы чыгуга 50 ел булуын искә төшерде, гомерен һәм хис-тойгыларны татар әдәбиятына багышлавын әйтте. “Мин бу бүләкне татар әдәбиятына ихтирам дип кабул итәм. Татар язучысының абруе кимемәсен!” – диде Мәдинә Маликова.
"Татар-информ" МА материаллары буенча