25 апрельдә ТР Журналистлар йортында XX журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм-Хрустальное перо» конкурсы жюриның беренче утырышы үтте. Комиссиягә 260 гариза буенча 2094 эш анализларга туры киләчәк.
Быел бәйге кагыйдәләренә үзгәрешләp кертелән, бүләкләр саны кыскартылды, шуңа күрә барлык номинацияләрдәдә конкурентлык зур. Алдагы елларда кебек, иң күп эшләр “Журналистикадагы исем” номинациясендә: 3 урынга 58 гариза. “Җирле тема, башкала осталыгы” номинациясендә: ике урынга 67 гариза.
Жюриның беренче эш көне күңелле вакыйгага туры килде – хезмәттәшләр Лия Загидуллина һәм Ирина Дурницынаны туган көне белән котладылар.