"Илһам" яшь иҗатчылар бәйгесендә Гран-при яулаучы билгеле булды

2017 елның 21 апреле, җомга

"Илһам" яшь иҗатчылар бәйгесендә Гран-при яулаучы билгеле булды. Бу бүләккә Азнакайның 8 нче номерлы мәктәп укучысы Инзилә Хөсәенова лаек дип табылды.

Аңа бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салихов тапшырды. Тантана бу минутларда Казанның "Баскет хол" спорт комплексында бара. Бәйгене исә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге оештыра. 

"Татар-информ" МА материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International