Татарстанның беренче мөселман радиосы ир-егет алып баручыларга кастинг игълан итә

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанның беренче мөселман радиосы ир-егет алып баручыларга кастинг игълан итә. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте җиткерә.

“АЗАН” радиосы Сезнең радиода эшләү хыялыгызны тормышка ашырырга мөмкин!!!

Кастингта катнашырга теләүчеләргә таләпләр:

Татар һәм рус телләрендә бертигез дәрәҗәдә яхшы сөйләм.
Ислам дине нигезләреннән хәбәрдарлык.
Үсешкә, камиллеккә омтылу.
28 нче апрельгә кадәр radioazan.ru сайтындагы махсус анкета – гаризаны тутырып, radioazan@mail.ru адресына җибәрү кирәк.

2 май көнне иртәнге тугыздан алып барлык гариза тапшыручылар “АЗАН” радиосы студиясендә сынау узачак. 5 май көнне нәтиҗәләр игълан ителәчәк. Белешмәләр өчен телефон (843) 202-07-97 

"Татар-информ" МА материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International