Татмедиа "Ришвәтчелек: журналист карашы" бәйгесенә эшләр кабул итә башлады

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Татмедиа" республика агентлыгы Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында ришвәтчелекне булдырмый калу һәм аңа каршы торуны яктырткан иң яхшы материалларга "Ришвәтчелек: журналист карашы" дигән конкурс дәвам итә.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: 
• "Вакытлы матбугатта ришвәтчелеккә каршы иң яхшы басмалар сериясе";
• "Ришвәтчелеккә каршы булган иң яхшы телесюжетлар сериясе";
• "Ришвәтчелеккә каршы булган иң яхшы радиосюжетлар сериясе";
• "Интернет-басмаларда ришвәтчелеккә каршы булган иң яхшы басмалар сериясе”.

Шулай ук махсус бүләкләр дә каралган: "Ришвәтчелек темасы буенча иң яхшы журналист тикшерүе”; "Ришвәтчелеккә каршы юнәлештә булган иң яхшы фотосерия ( рәсем)".

Конкурска 2016 елның 10 ноябреннән 2017 елның 10 октябренә кадәр басылып чыккан эшләр «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында кабул ителә. Аларны түбәндәге адрес буенча 1 ноябьгә кадәр тапшырырга мөмкин: 420066, Татарстан Республикасы, Казан ш., Декабристлар ур., 2 йорт, 6-нчы кат, кадрлар бүлеге.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/22/137228/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International