29 мартта 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе Татарстан Монополиягә каршы федераль хезмәтенең сәүдә челтәрләрен тикшерү нәтиҗәләренә багышлана.
Матбугат конференциясендә Татарстанның Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов катнаша.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.