Дүшәмбе, 27 март көнне 14.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов мәктәпләрне капиталь төзекләндерү һәм ресурс үзәкләр турында сөйлиячәк.
«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция алып барылачак. Теләге булганнар видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала.
Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.