Татмедиа" республика агентлыгы Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында ришвәтчелекне булдырмый калу һәм аңа каршы торуны яктырткан иң яхшы материалларга "Ришвәтчелек: журналист карашы" дигән конкурс игълан итә.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
• "Вакытлы матбугатта ришвәтчелеккә каршы иң яхшы басмалар сериясе";
• "Ришвәтчелеккә каршы булган иң яхшы телесюжетлар сериясе";
• "Ришвәтчелеккә каршы булган иң яхшы радиосюжетлар сериясе";
• "Интернет-басмаларда ришвәтчелеккә каршы булган иң яхшы басмалар сериясе”.
Шулай ук махсус бүләкләр дә каралган: "Ришвәтчелек темасы буенча иң яхшы журналист тикшерүе”; "Ришвәтчелеккә каршы юнәлештә булган иң яхшы фотосерия ( рәсем)".
Конкурска 2016 елның 10 ноябреннән 2017 елның 10 октябренә кадәр басылып чыккан эшләр «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында кабул ителә. Аларны түбәндәге адрес буенча 1 ноябьгә кадәр тапшырырга мөмкин: 420066, Татарстан Республикасы, Казан ш., Декабристлар ур., 2 йорт, 6-нчы кат, кадрлар бүлеге.