15 мартта 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат конференциясе Казанның Конфедерацияләр Кубогы-2017 гә әзерләнүенә багышлана. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров турнир кунакларын һәм катнашучыларны транспорт белән тәэмин итү турында сөйләячәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.
Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша.