"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы узган елга нәтиҗәләр ясый

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Республиканың "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы узган елга нәтиҗәләр ясады. Чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин, элемтә, Мәгълүмати технологияләр һәм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итүче федераль идарә җитәкчесе Наталья Альхимович катнаштылар.

"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов хәбәр итүенчә, республикада 1039 матбугат чарасы чыга. Ел дәвамында барлыгы 137 матбугат чарасы ябылган. Аларның күбесе күңел ачу характерында, дип билгеләп үтте А.Зарипов.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International