«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан «БУМЕРАНГ-2017» IX Наркотикларга каршы пропаганда буенча республика журналистлар конкурсы игълан ителде. Конкурста катнашырга теләүчеләрнең анкеталары һәм материаллары 2017 елның 1 августына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, 420111, Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 19нчы йорт. Тел.: 8 (843) 291-20-31, e-mail: kazanbnon@mail.ru. Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән әлеге сылтама буенча таныша аласыз: (http://tatmedia.tatarstan.ru/rus/ix-respublikanskiy-zhurnalistskiy-konkurs.htm)