“ТНВ” каналы иң яхшы исем һәм слоган уйлап табу буенча бәйге игълан итә

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

 ”Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә татар телендә балалар каналына  яхшы исем һәм слоган уйлап табу буенча бәйге игълан итә.

Аның төп максаты  – балаларга  кечкенәдән үк татар телен өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру. 14 яшькә кадәр балаларны  кызыклы мультфильмнар, мавыктыргыч тапшырулар көтә.

Бәйгедә һәр теләгән кеше катнаша ала. Төп таләп - исем һәм слоган татар телендә, кыска һәм тиз истә кала торган булырга тиеш. Фикерләрегезне 2017 нче елның 8  гыйнваренә  кадәр    balalar-tv@mail.ru   электрон почтасына  юллагыз.   Отышлы 5 исем сайлап алынганнан соң,  9 гыйнвардан алып 13 гыйнварга  кадәр,  “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең ВК   социаль челтәрендә алар өчен  тавыш бирү барачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International