«Салават күпере» иң актив укучыларына бүләкләр өләште

2016 елның 23 декабре, җомга

Яңа ел бүләкләр кабул итә торган вакыт. Кышның иң көтелгән бәйрәме якынлашкан көннәрдә «Салават күпере» журналы да үзенең нәни укучыларын – басма оештырган бәйгеләрдә җиңгән малай-кызларны бүләкләде. Әлеге тантаналы чараны Кыш бабай һәм Кар кызы да игътибарсыз калдыра алмаган.


Менә инде 26 ел дәвамында «Салават күпере» журналы даими рәвештә үзенең кечкенә укучыларын сөендереп тора. Аның һәрбер санын балалар зур түземсезлек белән көтеп ала. Шулай булмыйча соң – матур итеп бизәлгән, кызыклы язмалар һәм биремнәр тәкъдим иткән,  өстәвенә, һәр саны белән кечкенә генә бүләк тә өләшкән басманы яратмаска мөмкинме?!

Узып баручы елда да журнал  күптөрле бәйгеләр уздырган.  «Җый һәм җиң-2»«Беренче язылучы-3»«Иң күңелле көн» конкурслары да бик күп баланың күңеленә хуш килгәндер. Җиңүчеләрне билгеләү журнал хезмәткәрләренә җиңел бирелмәгән, билгеле.

«Җый һәм җиң» бәйгесе 2016 елның башында ук игълан ителгән. Аның шартлары буенча бала «Салават күпере» битләрендә сурәтләнгән җәнлекләрне табып, аларны  махсус биткә ябыштырырга һәм редакциягә юлларга тиеш булган. Конкурсның максаты – уен формасында балаларда укуга мәхәббәт тәрбияләү. Бәйге шартларын үтәүчеләр шактый булып чыккан. Төп җиңүче исә җирәбә нәтиҗәсендә ачыкланган. 8 яшьлек Таңсылу Абдуллина планшет иясе булды.
«Беренче язылучы» бәйгесе исә инде күптән үзенең популярлыгын раслаган. Ул инде өченче тапкыр уздырыла. Бәйге турында мәгълүмат журналның октябрь санында урын алган. Иң өлгер укучыга исә смартфон вәгъдә ителгән. Үз бәхетен бу юлы 300дән артык кеше сынап караган.  Төп призга Саба районы, Шекше авылыннан 8 яшьлек Илсинә Идиятова лаек дип табылган.
«Иң күңелле көн» бәйгесе сентябрь санында игълан ителгән. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән малай-кызлар үзләренең шушы истәлекле вакыйга турында кечкенә генә хикәя язып җибәрергә тиеш булган. Яңа Чишмә районының Шахмайкино авылыннан 7 яшьлек Данияр Баһаутдинов  иң оригиналь хикәя авторы булган. Данияр мәктәп кирәк-яраклары  белән бүләкләнде.
Журналның иң якын дусларына – бәйге җиңүчеләренә тәбрикләү сүзләрен «Салават күпере» журналы редакциясе директоры Зиннур Хөснияр ирештерде. Ул искәртеп узганча, 1990 елда чыга башлаган нәниләр басмасының инде 312 саны дөнья күргән, 20 миллион бала кулы аша узган. Беренче саныннан ук сыйфатлы фин кагәзендә, затлы фин буяуларын кулланып бастырыла башлаган басма бүген дә үз дәрәҗәсен төшерми.

- Шөкер, балаларыбызның күзләреннән иман нуры бөркелә. Яңа ел алдыннан нәниләребезне шулай итеп сөендерә алуыбызга без бәхетле, моңа бик куанабыз, – дип Зиннур Хөснияр балаларны һәм олыларны якынлашып килгән Яңа ел белән котлады.

Яңа ел Кыш бабай һәм Кар кызыннан башка була алмый, билгеле. Җиңүче балаларга иң матур теләкләрен ирештерергә бүләкләү тантанасына әлеге зур кунаклар да килгән иде. Алар нәниләргә баллы бүләкләр, барча кунакларга «Салават күпере» логотибы беркетелгән әфлисуннар өләште.  Шулай ук Кыш бабай  #подари подписку2017 акциясен дә читләтеп уза алмаган. Ул Яшел Үзән балалар йортына бүләк ясап, аларны «Салават күпере» журналына яздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International