22 декабрьдә 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланачак.
Матбугат конференциясендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев; Татарстан Фәннәр Академиясе вице-президенты, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов; Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова һәм Татарстан Республикасы дәүләт комитетының архив эшләре буенча рәис урынбасары Резидә Шәйхетдинова катнашуы көтелә.
Матбугат конференциясе татар телендә барачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.