Кыш бабайдан бүләккә – рухи азык

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

2017 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе быел аеруча да матур төс алды. Редакция коллективлары, башкаланың радиолары белән берлектә, «Языл һәм сәлам юлла» акцияләре уздырды. Аның беренчесе 12 ноябрьдә үк старт алган иде. Бүген исә – соңгысы узды.


«Агросәнәгать паркы» – шәһәр халкының яратып йөри торган урыны. Килгән кеше кирәк-ярак сатып алу белән беррәттән, яраткан басмасына да язылып китә ала. Бүген андыйлар бик күп иде.

Вәсимә ханым Идиятуллина Самосыр бистәсендә яши. Әлеге акция турында радиодан күптән ишетсә дә, нәкъ менә бүген генә килергә булган.

– Яңа ел алдынннан бертуган сеңлемә бүләк ясадым, «Сөембикә» журналына яздырдым, – диде ул.
Алсу ханым Сусоева да «Сөембикә»ле булды.
– Әти-әни Арча ягыннан булса да, мин Казанда туып-үстем. Рус мәктәбендә укыдым, шуңамы икән аралашкан дусларым да күбрәк урыс милләтеннән иде. Тормыш иптәшем дә шул милләттән. Әмма мөселман диненә карашы уңай булды. Ике кызыбыз бар. Аларны татар итеп тәрбияләдек. Олы кызым быел КФУның татар журналистикасы бүлегенә укырга керде. 2 гыйнварда 19 яшь тула үзенә. Аның туган көненә азык-төлек җыярга, дип чыккан идек. Менә, бер бүләк булсын әле. «Сөембикә»гә язылдым. Бу журнал гомер-гомергә татар хатын-кызларының өстәл китабы булды, – диде ул.


«Сөембикә»нең директор урынбасары Рәмзия Кашапова, тулаем алганда, язылу торышыннан канәгать. Шулай да заманага карата үз фикере дә бар:
– Ел ахырында кеше ни турында уйлый? Яңа елдан бәяләр артыр, шуңа күрә запас ризык җыйыйм, балаларны киендерим, дип хафалана ул. Шуннан соң, акчасы калса, газета-журналга языла.
Казылык бүлегендә сатучы Гөлшат Гыйззәтуллина да Балтач районы Норма авылында яшәүче әнисенә «Сөембикә»гә язылу бүләк итте.
Моннан тыш, язылучыларның һәрберсенә бүләкләр дә каралган. «Сөембикә»леләр шулай ук лотерея да уйнатты.
«Шәһри Казан» газетасын халык ярата. Моның шулай икәнен язылу оештыручы почта хезмәткәрләре дә таный. Ике сәгать эчендә 12 укучы бу газетага язылырга өлгергән иде. Шунысын әйтергә кирәк, бер абзый берьюлы ике подписка эшләгән. Кызыксындыру бүләкләре буларак исә, Илсөя Бәдретдинова дискы, шампунь, Зифа Кадыйрова китабы бар иде.
– «Безнең мирас»ның редакторы Ләбиб Лерон әнисенә «Шәһри Казан» яздырды. Мин үзем исә «Сәхнә»ле булдым, – ди журналист Йолдыз Шәрәпова.


«Идел» журналын да шулай ук үз итә шәһәр халкы. Бүген язылучы дистәдән артык укучыга киләсе елдан саллы журнал килеп төшәчәк.
«Агросәнәгать паркы»на көндәлек кирәк-ярак алырга дип килгән җиреннән Гөлзадә ханым Сәфиуллина да «Сәхнә»гә язылып китте.
Журналны ул «Во», дип бәяләде.
Гомумән, тамак азыгы белән бергә, рухи азык алып,  ике куянның койрыгын берьюлы тотучылар бихисап булды. Дөрес, язылучылар арасында татарлар күп.  Ә безнең халык кайда да тыйнаклыгын саклый белә. Шуңа күрә, радиосәлам юллаучылар бармак белән генә санарлык.
Әлеге чарага ямь өстәп, Кыш бабай белән Кар кызы килүе исә кульминация ноктасы булды. Яңа ел алдыннан, янәшәдә әлеге тылсымлы затларны күргәч, аяк үзеннән-үзе редакцияләрнең күчмә штабларына атлады.


«Языл һәм радиосәлам юлла» акциясе ике айдан артык барды. Бу вакыт аралыгында өч яки аннан да күбрәк басмага язылучылар исә кыйммәтле бүләкләргә дә дәгъва кыла ала. Бәхетлеләр 2017 елның февралендә билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International