“Медиалогия” компаниясе Россия Президенты Владимир Путинның “май указларын” үтәү буенча Россия төбәкләре арасында рейтинг төзегән. 2012 елда имзаланган әлеге указларны тормышка ашыруда Татарстан дәүләт идарәсе өлкәсендәге рейтингта беренче урында тора. Аңардан соң икенче булып Дагыстан килә.
Беренче урынга Татарстан республикада дәүләт хезмәте порталын булдыру исәбенә ирешкән, әлеге порталда бүген 1,5 миллион кеше теркәлгән, бу - икътисади актив халыкның 70 процентын тәшкил итә.