Cергей Брилев Рөстәм Миңнехановтан интервью алачак

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Казан Кремлендә Россия телевидениесе журналисты Сергей Брилевны көтәләр. Шимбә көннәрендә “Вести” тапшыруын алып баручы Сергей Брилев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан интервью алыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәсми интернет-порталында хәбәр ителә.

Мәгълүм булганча, 2015 елның 19 июнендә Сергей Брилев ул вакытта Татарстан Президенты вазифасын башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән республиканың эчке һәм тышкы икътисади эшчәнлеге турында фикер алышкан иде. Июльдә “Рөстәм Миңнеханов белән биш кич” проекты кысаларында, Татарстан Президенты һәм “Россия 1” каналы алып баручысы очрашуы “КАМАЗ” автозаводы территориясендә узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International