«Гасырлар авазы – Эхо веков» журналының чираттагы саны дөнья күрде

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

«Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналының чираттагы саны (2016 ел – № 3/4) дөнья күрде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.

Бу санда Россия киносы елына, Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивының 90-еллыгына, Чистай шәһәре тарихына, император Александр II һәм аның гаиләсенең Кырымда булуына һәм башка темаларга багышланган мәкаләләр тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International