Бу көннәрдә дөнья күләмендә коррупциягә каршы халыкара көрәш көнен билгеләп үтәләр. Әлеге вакыйгадан Татарстан да читтә калмый, билгеле. Ришвәтчелеккә каршы көрәштә республикабыз күптәннән инде алдынгы урыннарның берсен били. Бу дата уңаеннан исә ел буена башкарылган эшләргә йомгак ясала, алга таба планнар билгеләнә.
8 декабрь көнне Казан Кремлендә узган чара да республикада ришвәтчелек очракларын юк итү уңаеннан оештырылды. Биредә 2016 елда коррупциягә каршы көрәш буенча төрле конкурсларда катнашып җиңү яулаучыларны билгеләп үттеләр. Чарада Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, «ТАТМЕДИА» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, Татарстан Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина катнаштылар.
– Россия Президенты Владимир Путин үзенең Федераль җыенга юлламасында коррупциягә каршы көрәш бик җитди эш, ул зур җаваплылык сорый – бары тик шул чагында гына халыкта яклау табачак, дип билгеләп үтте. Чыннан да, халык ярдәменнән башка бу афәтне җиңеп булмаячак. Ел әйләнәсе уздырыла торган коррупциягә каршы көрәшкә багышланган конкурслар да нәкъ менә шул максатны күздә тота. Балалар тарафыннан язылган иншамы, журналистның җитди текстымы – аларны укыгач, республикабызда коррупциягә карашның кискен тискәре булуы аңлашыла. Иң мөһиме: әлеге бәйгеләрдә катнашучылар саны да елдан-ел арта, – дип ассызыклады Әсгать Сәфәров үзенең чыгышында.
Мәсәлән, 2016 елда жюри әгъзалары шундый 800ләп иҗади эш (рәсем, иншалар), 280ләп язма һәм сюжетларны караган. Әсгать Сәфәров исә үз чиратында матбугат чараларында чыккан язмаларга тәфсилләбрәк тукталды.
– Коррупциягә каршы көрәш уңаеннан басылган язмалар арасында җитди аналитикага корылган, кискен язмалар күбрәк булсын иде. Без матбугат вәкилләренә һәрвакыт ачык, бу юнәлештә берләшеп эшләргә әзер, – диде ул.
«ТАТМЕДИА» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов исә киләчәктә матбугатта коррупция темасы гомумән дә юкка чыксын иде, дип белдерде.
– Якын киләчәктә әлеге тема көнүзәк проблемалар рәтеннән төшеп калыр һәм хезмәттәшләрем бу турыда язарга сәбәп таба алмаслар дип өметләнәм, – дип ассызыклады Айрат Зарипов.