“Татмедиа” акциясе турыда мәгълүматны Яшел Үзәннең барлык матбугат чаралары да ирештергән. Акциягә беренче итеп Яшел Үзән районы башлыгы Александр Васильевич Тыгин кушылган, ул күп балалы 25 гаиләне "Зеленодольская правда" һәм тагын 25ен «Яшел Үзән» газеталарына яздырган. Яшел Үзән проектлау-конструкторлык бюросы генераль директоры Виталий Волков 2 инвалид баланың әниләрен газетага яздырган.
Тарихы бай булган “Зеленодольская правда” газетасына Яшел Үзән муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Эльза Кадникова да яздырган. “Минем әни-әтиләр Васильево бистәсендә яши, үземне хәтерләгәннән бирле алар әлеге басманы укый, - диде Эльза Ренатовна. — Газета чыннан да кызыклы, шәһәрнең һәм районның барлык проблемалары монда чагылыш таба. Һәр номерында безнең шәһәр кешеләре – бүген заман каһарманнары, патриотлары турында материаллар урнаштыруы да бик мөһим. Мин Әниләр көненә үземнем туганнарыма бүләк итеп аларны яраткан газеталарына яздырдым”.