"Татар-информ" журналисты Татарстан икътисад министрлыгы үткәргән бәйгедә җиңде

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанда Татарстан икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган, республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган журналистлык эшләре һәм медиа-проектлары V республика бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләү тантанасы узды. Бәйгенең "Үсеш нокталары" номинациясендә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы корреспонденты Лилия Хәсәнова (Локманова) җиңү яулады. Бүләкләү тантанасы Казанның Ramada Kazan City Center отелендә оештырылган иде.

Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган журналистлык эшләре һәм медиа-проектлары V республика бәйгесе эшмәкәрлекне үстерү максатыннан оештырыла. Конкурс ТР Икътисад министрлыгы инициативасы белән, Татарстан Журналистлар берлеге һәм республика Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә үтә.

Быелгы бәйгедә Казан, Чаллы, Татарстанның башка төбәкләреннән басма, электрон, радио һәм телевизион мәгълүмат чараларында чыккан 550дән артык журналистик эшләр һәм медиа-проектлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International