Наил Мәһдиев "#2017 ел подпискасын бүләк ит" акциясендә катнашты

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Бүген Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев «Татар-информ»да матбугат конференциясе кунагы булды һәм «Татмедиа»нең «#2017 ел подпискасын бүләк ит» акциясендә катнашты.

Мәгълүм булганча, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Яңа елга туганнарыңа яки социаль оешмаларга бүләккә газета-журналлар яздыру акциясе дәвам итә. Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев акциягә кушылып, «Шәһри Чаллы» һәм «Челнинские известия» газеталарын яздырды.

«Яр Чаллы» коляскалы инвалидлар баскетбол командасы әгъзасы Рамил Лотфуллин «Шәһри Чаллы» газетасын, ә «Челнинские известия»не күпбалалы Светлана һәм Фәнил Муллануров гаиләсендә укыячаклар. Светлана белән Фәнил 12 бала тәрбияләп үстерә.

Акция шартлары буенча, Чаллы мэры Казанда «Татмедиа» бинасында урнаштырылган Яңа ел чыршысына автографлы махсус уенчык та элеп куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International