"Күпкырлы Россия" журналистлык конкурсында Гран-прины Татарстан журналисты алды - исемлек

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Бүген Казанда   "Күпкырлы Россия" Бөтенроссия журналистлык ачык конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Гран-прины Татарстан журналисты, БДТРК вәкиле Йолдыз Крепостина алды.

Татарстан журналистикасы берничә номинациядә күрсәтелде.

"Ватаным Татарстан" газетасы корреспонденты Гөлинә Гыймадова "Интернет-ММЧда материаллар циклы" номинациясендә беренче урынны алды. "Республика Татарстан" журналисты Фәридә Якушева шул ук номинациядә икенче урынны алды.

"Тәртип" радиосы корреспонденты Руслан Габитов "Радиотапшырулар циклы" номинациясендә өченче урынны алды.

Быелгы конкурска Россиянең 52 регионыннан 1850 эш тапшырылган.

Конкурс алты номинация буенча үткән - "Телесюжетлар циклы", "Телепроект", "Басма матбугатта язмалар циклы", "Интернет-ММЧда материаллар циклы", "ММЧда балалар-яшүсмерләр өчен белем бирү проектлар" һәм "Радиотапшырулар циклы".

Бәйгенең төп максатлары - җәмгыятьтә милләтара мөнәсәбәтләрне һәм килешүне формалаштыру, гражданлык-патриортик рух тәрбияләү.

"Күпкырлы Россия" бәйгесен гамәлгә куючы - Республика басма һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International