Этнографик диктантта иң югары баллны Татарстан җыйды

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Бу акция берьюлы Россиянең төрле шәһәрләрендә оештырылды. Барлыгы 800 мәйданда диктант яздылар, тагын ике җирдә - Төркиядә һәм Швейцариядә дә әлеге акциягә кушылдылар. Диктантны 90 меңләп кеше язды (35 меңе - акция уздырылган залда утырып, ә 50 меңләп кеше - онлайн режимда интернет аша).

Диктантлар 100 баллы система буенча бәяләнде. Нәтиҗәләргә караганда, Россия буенча уртача балл - 54. Иң югары баллны Татарстан халкы җыйган - 81,3. Икенче урында Кабардин-Балкар Республикасы - 73,8 балл, өченче урында Смоленск өлкәсе килә - 71,9 балл.
Иң түбән балл - 39 балл - Амур өлкәсендә.
Татарстанда зур этнографик диктантны 20 мәйданда яздылар. Бу акциядә фәнни-методик ярдәмне Казан федераль университеты күрсәткән иде. КФУның Татарстан тарихы, этнография һәм археология кафедрасы галимнәре диктант уздырылган мәйданнарда эшләде. Экспертлар сүзләренчә, кайбер сораулар хәтта белгечләр өчен дә авыр булган.
Акцияне оештыруның максаты – россиялеләрнең этнография өлкәсендә белемен бәяләү. Булган нәтиҗәләргә карап, киләчәктә белгечләр этнография буенча уку программаларын камилләштерергә тырышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International