Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
Казанда "Әбүнәче көне" ташламалар белән кызыктыра
2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе
Октябрь азагына кадәр дәвам итәчәк Бөтенроссия матбугатка язылу декадасында газета-журналларга ташламалар белән язылырга һәм бүләкләр отарга мөмкин. Бүген Казандагы сәүдә үзәкләренең берсендә Әбүнәче көне үтә. "Россия почтасы" ширкатенең 13 октябрьдә игълан иткән Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы 23 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Декада барышында барлык матбугат хуҗаларына ташламалар бирелә, ә алар, үз чиратында, әбүнәчеләренә ташламалар ясый. Быел төбәк матбугат чаралары – 15 процентка, ә федераль басмалар 10 процентка ташламалар тәкъдим итә. «Татарстан почтасы» матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, быел РФ Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы социаль әһәмияткә ия булган массакүләм мәгълүмат чаралары исемлеген раслаган, алар өчен шулай ук өстәмә 30 процент ташлама каралган. Моннан тыш, исемлек быел 1940 тан 2350 басмага кадәр арткан. Әбүнәче көнендә теләгән һәр кеше матбугатка языла, бүләкләр уйнатылуда катнаша ала. «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире Венера Якупова газета-журнал укырга яратучылар "Әбүнәче көне" белән кызыксынуын әйтә. «Беренчедән, безнең укучыларыбыз редакция белән аралаша ала, икенчедән, мондый бәйрәм вакытында матбугатка язылганда төрле бүләкләргә ия булалар. Алар безгә сорауларын бирә, газетаны яхшыртуга кагылышлы тәкъдимнәрен җиткерә. Әбүнәче көне редакциягә үз укучылары белән аралашу өчен уңайлы мәйданнарның берсе», – ди баш мөхәррир. Бүгенге көндә халык, гадәттәгечә, газета-журналларга "Россия почтасы" каталогы аша языла, анда 1300ләп газет һәм журнал кергән. Шулай ук вакытлы матбугатны башка язылу каталоглары аша да алдыртып була. Ташлама белән үзеңә генә түгел, якыннарыңа, туганнарыңа да он-лайн режимда podpiska.pochta.ru сайты аша газета-журналларга яздырырга мөмкинлек бар. Хәзерге вакытта шәһәр һәм районнардагы "Россия почтасы" бүлекләрендә "Шәфкатьлелек агачы" хәйрия акциясе дәвам итә. Һәр кеше социаль оешмага – аерым бер балалар йортынамы, интернат-йорткамы, ветераннар һәм картлар йортынамы – теләгән басмасын бүләк итеп яздыра ала. Аларга да Бөтенроссия декадасы кысаларында ташламалар каралган. "Шәфкатьлелек агачы" хәйрия акциясе 2015 елдан үткәрелеп килә, аңа бөтен ил буйлап меңләгән кеше кушылды, шул исәптән, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, мәдәният әһелләре, компания җитәкчеләре дә.
http://tatar-inform.tatar/news/2016/10/20/128302/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Татарстанның җыелма командасы «Полиграфия технологияләре» буенча җиңү яулады
Новосибирск шәһәрендә «Профессионаллар» чемпионатының юниорлар өчен «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча йомгаклау (регионара) этабы төгәлләнде
2
апрель, 2026 ел
Илдар Миргалимов: Ясалма фәһем медиаландшафтны үзгәртә
Ясалма фәһем яшь буын арасында популяр, бигрәк тә 25 яшьтән яшьрәкләр арасында.
РВФ 2026 кысаларында Казанның төп җитештерү һәм фәнни объектларына техник визитлар узачак
Программада – Иннополис шәһәренә, Казанның эре технопаркларына, университет лабораторияләренә һәм югары технологияле производстволарга бару.
1
апрель, 2026 ел
«Татмедиа»да дәүләт хезмәткәрләре өчен укулар оештырылды
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификация күтәрү программасы кысаларында укулар узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз