«Многоликая Россия» IX Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсына эшләр кабул итү тәмамланды.

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырылган «Многоликая Россия» IX Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсына эшләр кабул итү тәмамланды.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан «Многоликая Россия» IX Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсына эшләр кабул итү туктатылды.

Әлеге чара 2006 елдан башлап уздырыла. Конкурсның төп максаты - талантлы, мәдәни мирасны үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш кертүче материалларны сайлап алу. Шулай ук «Многоликая Россия» конкурсы милли гореф-гадәтләрне танытуга ярдәм күрсәтүгә, Россия территориясендә яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятенә һәм сәнгатенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.

Быел конкурска Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән 1850 эш кабул итеп алынды.

Конкурсның тантаналы бүләкләү чарасы 14 ноябрь көнне Казанда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International