Олпат журналист Александр Маловка 90 яшь!

10 октябрь 2016 ел., дүшәмбе

Бөек Ватан сугышының ачысын татыса да, күңел көрлеген саклап кала алган шәхес узган гасырның җиңүчеләр буыныннан. Бүген  журналист Александр Маловның 90 яшьлеге уңаеннан үткәрелгән кичәгә юбилярны котларга иң якын кешеләре килгән иде.


Александр әфәнде Бөек Ватан сугышында разведка бронетранспортерында механик-йөртүче вазифаларын башкара.  Берлиннан алып Прагага кадәр барып җитә...

Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган студент 1952 елдан бирле өлкә массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куя. “Сталинское знамя”, “Комсомолец Татарии”, “Советская Татария” басмаларында эшли. ТАССРның Министрлар советы каршындагы радиотапшырулар комитетында башта сәнәгать, аннан соң иҗтимагый-сәяси тапшыруларның баш мөхәррире буларак хезмәт куя. Җитмәсә, нефтьчеләр өчен фәнни рекомендацияләр яза. Лаеклы ялга чыккач та, китаплар бастыра.

- Уйлап кына карагыз: яшәгән дәверегездә күпме вакыйга булып узган! Яшегез 90 булса да, сез әле егетләр кебек. Сезгә оптимизм, төшенкелеккә бирелмичә, сау-сәламәт булып яшәргә язсын. Яшьләргә дә үрнәк булып гомер итегез, – дип бүләкләде юбилярны “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директорының гомуми  мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Исмәгыйлева. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте исеменнән исә юбилярга ноутбук тапшырылды.

Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, “Туганайлар” газетасының баш мөхәррире Людмила Белоусова да Александр әфәнденең көчле рухлы кеше, беркайчан да битараф булмаган, үткен каләмле, тәҗрибәле шәхес булуын билгеләп узды.

 Александр Михайловичның титулларын санап бетергесез. Ул – III дәрәҗәдәге Дан ордены һәм I дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены кавалеры да,  Журналистлар берлеге әгъзасы да, “Берлинны алу өчен”, “Праганы азат итү өчен” медальләре иясе дә,  Хезмәт һәм сугыш ветераны да! Бүген исә бу дәрәҗәләренә яңалары өстәлде. Казан һәм Татарстан митрополиты исеменнән Александр Маловка казанлы Гурий святителе исемендәге медаль тапшырылды.

– Титулларымны бу кадәр дәрәҗәдә игълан иткәч, чыннан да, үземә 90 яшь икәнлегенә төшенә башладым. Әле 100 яшькә җитүчеләр дә бар бит. Өметсез шайтан гына, диләр, – дип шаярта әле үзен егетләрчә хис иткән Александр әфәнде.

Бүгенге кичәдә журналист, язучының “Отзвуки войны” дигән китабы да тәкъдир ителде. Әйтергә кирәк, олпат шәхес күп кенә очерк, фельетон, повесть, хикәяләр авторы да. Туган ягы – Кайбыч муниципаль районында да яраталар, хөрмәт итәләр үзен. Аның кайтуына кече Ватанының капкалары һәрвакыт ачык булуын искәртәләр.

- Сезнең тормыш энергиягезгә сокланып утырам. Ул сезнең карашыгыздан ук күренеп тора. Бөек Ватан сугышында катнашып, илебезнең иминлеге өчен көрәшүегез, аннан соң кайтып, туган ягыгызда хезмәт куюыгыз өчен бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да сезнең юбилейларыгызда күрешергә язсын, – ди Кайбыч муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесеАлексей Макаров.

Тумышы белән Кайбыч районының Мәлки авылында туып үскән егетне үз авылдашлары, 90 яшен тутыруга карамастан, әле һаман да яшь егет, дип йөртәләр. Танылган җырчы, Татарстанның халык артисты Лена Бичарина да үз авылдашына шундый характеристика бирә: “Безнең авылдан чыккан журналист бар икәнлеген кечкенә вакыттан ук сөйләп киләләр иде. Үзем күргәнем булмагач, мин аны кечкенә генә, бераз бөкрәйгән, таякка таянып йөри торган кеше итеп күз алдына китерә идем. Үзе белән танышып, аңа ничә яшь икәнлеген белгәч, егылыплар китә яздым! Аңа карап сокланам, горурланам, хәтта бераз көнләшеп тә карыйм. 90 яшькә җитеп, шулай сезнең кебек йөгереп йөрсәң иде ул!”

Чыннан да, Александр Малов әле күңел төшенкелегенә бирелми. Бүген бит ул 90 яшен генә тутыра! Аның бабасына 101 яшьлек туган көнен дә күрергә насыйп булган. Шуңа да яшисе дә яшисе, иҗат эшләрендә кайныйсы бар әле аның.

"Интертат" электрон газета мәглүматлары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International