Татарстанның машина төзүчеләре берлеге журналистлар арасында үткәрелгән “Заводлар эшләгәндә, ил яши” дип исемләнгән иҗади бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләде. Һәм киләсе 2017 елга II республикакүләм бәйгене игълан итте.
“Россия машина төзүчеләр берлеге” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге эшче профессияләренең дәрәҗәсен күтәрү, урта һәм югары техник белем бирүне камилләштерүгә өлеш керткән предприятиеләрнең тәҗрибәсен таныту максатында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән быел беренче тапкыр республиканың гаммәви мәгълүмат чаралары арасында бәйге оештырды.
Россия машина төзүчеләр берлегенең Татарстан бүлеге рәисе, Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан “ПОЗиС” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Радик Хәсәнов хәбәр иткәнчә, бәйгегә барлыгы 13 гаммәви мәгълүмат чарасыннан 100дән артык иҗади эш тәкъдим ителгән. Бигрәк тә республика районнарындагы газета, радио һәм телевидение редакцияләре актив катнашкан. Киләсе елда Казандагы матбугат чаралары да бу бәйгене игътибарсыз калдырмас, дигән өметтә Радик Хәсәнов “Заводлар эшләгәндә, ил яши” II ачык республика журналистлар бәйгесен игълан итте, бүләккә акчалата грантларның күләмен дә арттырырга вәгъдә бирде. “Без Татарстанда җитештерелгән “КАМАЗ” машиналары, вертолетлар, кораблар, суыткычлар белән мактанабыз, аларны җитештергән кешеләр дә безнең горурлыгыбыз. Аларның тырыш хезмәтен матбугатта күбрәк яктыртырга кирәк. Эшче кешеләр турында язсагыз, тиражлар да артыр”, – ди Радик Хәсәнов.
Тәүге бәйгегә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне бүләк тантанасына “ПОЗиС” предприятиесенә җыйдылар. Журналистларга биредә кечкенә калибрлы сугыш кирәк-яраклары һәм эре көнкүреш техникасы, югары технологик медицина суыткыч җиһазлары җитештергән предприятиенең эшчәнлеге белән якыннан танышу мөмкинлеге дә тудырылды.
Әлеге тантаналы вакыйгада Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты. Министр республиканың “Татнефть”, “КАМАЗ”, “Түбән Кама нефть химиясе” һәм, әлбәттә, “ПОЗиС” кебек эре предприятиеләре заманча җитештерүләрне кадрлар белән тәэмин итүгә зур өлеш кертүен ассызыклады. “Татарстанда һөнәри уку йортлары һәм эре предприятиеләр белән берлектә Ресурс үзәкләре ачу буенча җитди эш бара. Хәзерге вакытта шундый 20 үзәк эшли, якын киләчәктә аларның санын 30-31гә җиткерү планлаштырыла. Аларда белем бирү системасын “WorldSkills” эшче профессияләр буенча дөнья чемпионаты стандартларына җавап бирерлек дәрәҗәгә җиткерү бурычы куела. Эшче профессияләрне танытуда гаммәви мәгълүмат чараларының да роле зур, шуңа күрә бу тема көн кадагыннан төшмәскә тиеш”, – дип искәртте Энгель Фәттахов.
Бәйгедә җиңүчеләрне Бөтенроссия оборона сәнәгате эшчеләре һөнәри берлеге рәисе Андрей Чекменов та тәбрик итеп, Татарстан матбугатына иҗади уңышлар теләде.
"Intertat.ru" республика электрон газетасы мәглүматлары буенча.