Самарада Росиия халыкларының милләтара бәйләнеше һәм этномәдәни үсешен иң яхшы яктырткан VIII Бөтенроссия "СМИротворец" конкурсының Идел буе федераль округы буенча региональ этабы җиңүчеләрен игълан иттеләр.
Конкурсны оештыручылар - Милләтләр эше буенча Федераль агентлык һәм Этникара журналистика Гильдиясе.
Конкурсның региональ этабында 150 массакүләм мәгълүмат чарасы 1056 эш белән катнашкан. Шорт-листка 46 ММЧсы кергән, ә шуларның бар 17е җиңүче дип табылган.
Татарстан Республикасыннан түбәндәге ММЧлары җиңү яулаган:
- "Интернет" номинациясендә II урын - портал "KazanFirst";
- "Басма матбугат" номинациясендә III урын – "Татарстан" журналы;
- "Телевидение" номинациясендә III урын - ГТРК "Татарстан".
Коллегаларыбызны җиңүләре җелән котлыйбыз. Эшләрендә уңышлар телибез!